Хөрмәтле Саба районы халкы! Кадерле якташлар! Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Соңгы елларда безнең ил динамик рәвештә үсә, халыкара аренада үз позицияләрен тагын да ныгыта һәм киләчәккә ышаныч белән бара. Без имин һәм чәчәк атучы, тотрыклы һәм көчле ил турында хыялланабыз. Ә моның өчен - үз Ватаныңны яратырга, Ватан һәм аның халкы хакына намус белән хезмәт итәргә кирәк. Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, тотрыклылык һәм чәчәк атуны, күтәренке кәеф телим! Безнең һәркайсыбызның хезмәте яхшылыкка, татулыкка һәм уртак йортыбызда - Россиягә хезмәт итсен!