«Тургай» приютында «Россия көнен» билгеләп үттеләр

2022 елның 14 июне, сишәмбе

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Россия көне-ул балаларга күп милләтле илебезнең зур һәм иң матур тарихы, халык традицияләренең күптөрлелеге турында тагын бер кат сөйләү өчен менә дигән форсат. Әлеге чараның максаты: балаларда Ватанга карата кызыксыну, мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү, ил символларына карата хөрмәт тәрбияләү. Тәрбияләнүчеләр кроссворд чиштеләр, Россия символикасы турында картиналар җыйдылар. Викторина сорауларына җавап биреп, балалар Россия тарихы һәм символлары турында үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Мондый уеннар балаларның кәефен һәм эмоциональ күтәрелешен тудырды.  Чара ахырында балаларны «Россия гимны» берләштерде.

Тэги: осз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International