ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2022 ел
җомга

Үлән чабу – теләсә кайсы территорияне төзекләндерү буенча иң мөһим чараларның берсе. Чабылмаган җирләр, тиз үсә торган чүп үләннәре өчен бик уңай җирлеккә әверелә. Алар белән көрәшнең нәтиҗәлелеге вакытка бәйле – аларны үз вакытында чабу. Шулай ук узган елдан калган коры үләннәр кояш астында җиңел янып китучән була, бу үз чиратында янгын куркынычы очракларын арттыра.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Балык тоту уеннына

Чакыра «Сабагаз»лар!

Рәхәтләнеп куңел ачып

Сабантуй буләге отып,

Бергә ял итик, дуслар.

Җәй – искиткеч вакыт. Балалар түземсезлек белән каникул башлануын көтә. Балаларны яклау көне – бәйрәм оештыру өчен менә дигән форсат. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Балаларны яклау көненә багышланган "Планета елмай – объективта җәй" дип исемләнгән күңел ачу-уен чарасы үткәрделәр. Алып баручылар балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котладылар, «дуслык» темасына викторина үткәрделәр. Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәп, үзләренең эрудицияләрен, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте, программа ахырында барлык балалар да призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Татарстан Росреестры элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгели торган Федераль законны гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен чыгарды.

2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Ростуризм башлыгы хәбәр иткәнчә, быел балалар өчен кешбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламаларга ихтыяҗ узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып киткән. Әйтик, июнь башына программа буенча 550 меңнән артык юллама сатып алынган инде, ә программада катнашучы лагерьларга йөкләнеш 90% тәшкил итә. Җәйгә юлламаларның күп өлеше сатылуын исәпкә алып, без программа буенча юлламалар сатуны бер атнадан, ягъни 14-15 июнь төнендә тәмамлыйбыз.

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә  «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчү эшләре бара.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 июнь көнне Кукмарада "Нечкәбил" конкурсының зона туры булып узды. Саба районы данын Югары Шытсу авыл клубы мөдире Шәрифулла Гөлнар яклады һәм уңышлы чыгыш ясап дипломга лаек булды. Казан шәһәрендә үтәчәк республика зонасында аңа зур уңышлар телибез. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров йөзендә Саба муниципаль районының Иштуган бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Кабул итү вакытында бистәдә яшәүчеләр сәүдә һәм хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләренә кагылышлы сорауларына җаваплар алдылар. Моннан тыш, барлык сорауларга да тиешле күрсәтмәләр бирелде, ягъни кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча түләүсез хокукый консультация ярдәме күрсәтелде.

Барлык катнашучыларга да кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат, территориаль орган реквизитлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының яңа саны белән буклетлар таратылды

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Татар халкының иң яраткан бәйрәме булган Сабантуйга да санаулы көннәр калды. Шушы уңайдан Түбән Симет авылында милли бәйрәмгә әзерлек уңаеннан бирнә җыю оештырылды. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International