Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчү эшләре бара

2022 елның 10 июне, җомга

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә  «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчү эшләре бара.

«Эшләрне бу атнада төгәлләргә планлаштырабыз. Барлыгы 4 миллион данә нарат һәм карагай орлыгы чәчеләчәк, – дип хәбәр итте үзәк директоры Азат Зиннәтуллин. – Үзәкнең җитештерү куәте елына 12 миллион данә ябык тамыр системалы стандарт утырту материалы тәшкил итә. Технология буенча башта чәчүлекләрне теплицаларда үстерәбез, ә аннары басуларга чыгарабыз. Хәзер басуларда беренче ротация чәчүлекләре көч ала. Аларның торышы яхшы дип бәяләнә».

Исегезгә төшерәбез, стандарт утырту материалы җитештерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 30,9 млн. данәдән дә ким булмаган үсенте җиткерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International