Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Саба районы бүлекчәсе белән берлектә Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган “Ак яулыгым - күңел сафлыгым” бәйгесе оештырды. Саба районының төрле авылларда чигү осталары тарафыннан мастер-класслар үткәрелде, 50 артык яулык чигелде. Бүген Саба Сабантуенда җиңүчеләр бүләкләнде. Яулык чигү буенча өйрәтү дәресләре уздырылды. Балалар курчаклары өчен яулык чиктеләр, өлкәннәр чигүнең төрле алымнарын өйрәнделәр.