Яшь Гвардия әгъзалары яшь гражданнарга паспортлар тапшыру чарасын оештырды

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия оешмасы патриотик тәрбия бирү максатыннан Сабамуниципаль районы һәм Татарстан Республикасы яшьләре арасында актив эш алып бара, илебезнең истәлекле даталарына багышланган төрле очрашулар, түгәрәк өстәлләр, чаралар, бәйгеләр үткәрә.

Бүген, 12 июнь көнне, Россия Федерациясендә Россия көне билгеләп үтәләр. «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында"Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлекчәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә, Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган 14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшырды. Саба муниципаль районында 25 яшь кеше Россия Федерациясе гражданы паспортларын алдылар.

"Мондый шартларда беренче документны алу бик күңелле дип тәэсирләре белән уртаклаштылар яшь гражданнар. Һәр катнашучы оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International