ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Кече Шыңар авылы халкы җыелып авыл чишмәсе тирәлеген җыештырдылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

22 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

Хәтерләгез! Гасырлар, еллар аша-Хәтерләгез! Бүтән беркайчанда кайтмаучыларны-Хәтерләгез!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә иртәнге сәгать 4тә  «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Митингта катнашучылар сугышта һәлак булган барлык кешеләр истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шулай ук  «деньпамяти.рф» платформасында виртуаль «Хәтер шәмен» кабыздык. Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан һәм аңа кадәр яши алмаган Ветераннарга, Батырларга мәңгелек дан!

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Яңадан җырлар яңгырады

Җырла, бие аларга.

Ишегалдында халык бәйрәме-

Безнең күңелле Сабантуй!

Иштуган «Каенкай» балалар бакчасында. Сабантуй бәйрәме күңелле, моңлы, җылы һәм бик матур үтте. Балалар төрле конкурслар һәм уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, асфальтта акбур белән рәсем ясадылар. Бәйрәм күңелле флешмоб белән тәмамланды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

21 июнь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Әхмәдуллиннар гаилә фермасына кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе оештырдылар. Алар искиткеч кешеләр, үз куллары белән нык хуҗалык булдырганнар, югары сыйфатлы продукциясе белән безне сөендерә. Үзләренең хезмәт сөючәнлеге һәм туган җиргә мәхәббәт нәтиҗәсендә алар һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Хуҗалык хезмәткәрләре балаларга хайваннар, аларның биологик үзенчәлекләре, аларны карап тоту һәм карау процессы турында җентекләп сөйләделәр. Бу мәгълүматны дәреслектән алу кыен, аны хайваннар белән аралашканда гына алырга була. Уңайлы һәм җылы сыер абзарында бик күп сыер һәм бозаулар асрыйлар. Без сыерларны ашату процессын күрдек. Саву цехында булганнан соң, сөт алу һәм куллану процессы белән таныштылар. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар, өйләренә зур тәэсирләр белән кайтырга чыктылар һәм үзләренең әти-әниләре белән уртаклашырга ашыктылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

«Электрон хезмәт кенәгәсе» жиңү яулады

Сатыш авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре һәм балалар "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдылар. Батырланы бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

22 июнь көнне иртәнге сәгать 4.00 тә Мичән авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Чарада Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., Мичән топ белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д.Р.һәм Яңа Мичән авылында яшәүче Сафиуллин Р.И. чыгыш ясадылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә агымдагы ремонт эшләре бара: стеналарны буяу, мәктәп бинасында, остаханәдә вентиляцияне ремонтлау, брусчатка җәю, ишекләрне алыштыру, котельныйда, подвал бинасында ремонт эшләре дәвам итә. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International