Юлбат авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә иртәнге сәгать 4тә  «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Митингта катнашучылар сугышта һәлак булган барлык кешеләр истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шулай ук  «деньпамяти.рф» платформасында виртуаль «Хәтер шәмен» кабыздык. Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан һәм аңа кадәр яши алмаган Ветераннарга, Батырларга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International