Чыгарылыш кичәсе инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде. 23 нче июнь көнне районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен район күләмендә әлеге чара үткәрелде.
144 егет-кызның 27сенә укуны гел “бишле”гә генә тәмамлаган өчен махсус аттестатлар бирелде, медальләр тапшырылды. Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Соңыннан район Башлыгының бүләге буларак Илнар Галәвиев җитәкчелегендә Айнур Каюмов, Алсу Имайкина, Айдар Мөхәрләмов, Роберт Ямгуровларның матур җырларыннан концерт тәкъдим ителде.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Барасы юлларыгыз кояшлы, таңнарыгыз аяз, киләчәгегез якты һәм һәрберегезгә бәхет юлдаш булсын иде. Үзегез сайлаган һөнәрнең остазы булырлык дәрәҗәгә ирешергә тырышыгыз. Хәерле юллар сезгә!
Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында «Дуслык» лагере балалары белән Бөек Ватан сугышына багышланган «Утлы еллар кайтавазы» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Сугыш турындагы тапшыруларны тыңлыйсың яки карыйсың икән, йөрәк сулкылдап куя. Күпме газаплар кичергән кешеләр. Сугыш темасы бер генә кешене дә битараф калдырмый. Сугыш һәркемнең йөрәгендә мөһерләнгән һәм моны истә тотмасак, куркыныч хата кылачакбыз. Нәкъ менә шуңа күрә балалар төрле сораулар аша сугыш, батырлыклар, геройлар турында тагын бер кат искә төшерделәр. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм үз балларын алдылар. Ахырда дуслык җиңде.
22 июнь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Мәңгелек сүнми торган..." дип исемләнгән чара үткәрелде. Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, тормышыбыз өчен көрәштә үз гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында стелла янына чәчәкләр салдылар, шәмнәр кабыздылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.
22-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты”ында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы тәрбияләнүче балалар белән “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
Мамалай торак пунктына кадәр суүткәргеч төзү эшләре бара. "Торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" АҖ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авылында GPON технологиясе буенча элемтә линиясен төзү буенча эш алып барыла. Саба РУЭСы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
22 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә Килдебәк авыл җирлегендә «Хәтер шәме» акциясе узды
Сәләтле балалар мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда «Безнең тормышыбызда иминлек» дигән чара узды. Саба районы электр челтәре хезмәткәрләре укучыларга безнең йортларга электр каян килә, ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр, мисаллар белән без үзебезне электр белән ничек тотарга тиешлекне күрсәттеләр. Очрашу барышында балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чара ахырында һәркемгә белешмәлекләр, наклейкалар, шарлар бүләк ителде. Балалар бу очрашудан бик канәгать калдылар.