Килдебәк авыл җирлегендә «Хәтер шәме» акциясе

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә Килдебәк авыл җирлегендә «Хәтер шәме» акциясе узды. Бу акциядә Килдебәк авылы халкы катнашты. “Хәтер шәме” - Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Бөтенроссия акциясе. Акциядә катнашучыларны Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы сәламләде. Ул барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде һәм бу көн Бөек Җиңүгә өлеш керткән якташларыбызның үлемсез батырлыгын  искә алып хөрмәт күрсәтүгә багышланганлыгын  ассызыклап үтте.

   Акциягә гаиләләр, хезмәт коллективлары белән җитәкчеләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары килде.

   Җыелучылар метроном тавышы астында Җиңү өчен гомерләрен биргән авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң шәмнәр кабыздылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International