22-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты”ында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы тәрбияләнүче балалар белән “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Ел саен 22-нче июньдә бөтен ил буенча һәм дөньяның күп кенә почмакларында «Хәтер шәме»акциясе уза. Бу - фашизмны җиңгән халыкларның уртак кайгысы билгесе генә түгел, ә кешелек хакына тарихи үткәнебезне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы да.
Тәрбияләнүчеләр шулай ук сугыш башлануның беренче көннәре турында видеоязма карадылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу минутына кушылдылар.