Югары Симет авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе үтте.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу эшләре бара.
«Хәтер һәм кайгы көне..." – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 22 июнь көнне иртәнге сәгать 4.00тә Тимершык авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде. Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 8 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.
Олы Нырты авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре һәм балалар "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдылар. Батырланы бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
«Хәтер шәме» акциясе, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы тарихын һәм ата-бабаларыбызның батырлыгы турында сөйләүче үсеп килүче буынга юнәлдерелгән. 22.06.2022 ел көнне иртәнге сәгать 4тә Иштуган авыл җирлегендә «Хәтер шәме» акциясе узды. Җирлек башлыгы митингта катнашучылар алдында әлеге датаның әһәмияте турында чыгыш ясады. Катнашучылар веноклар куйдылар һәм шәмнәр кабыздылар.
Мишә авыл җирлегендә урнашкан учреждение һәм оешма җитәкчеләре ,балалар «Хәтер шәме» бөтенхалык акциясенә кушылдылар.
2022 нче елның 16-17 нче июнь көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбе базасында конкур буенча ярышлар булып узды..
Еллар үткәч тә онытылмаслык вакыйгалар бар. Аларның бөеклеген, мөхимлеген тагын да ныграк аңлыйбыз, югары бәялибез. Бу вакыйгаларның берсе- илебездә булган Бөек Ватан сугышы. Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлану көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. Җиңү волонтерлары белән берлектә батырлык символы - Кызыл гвоздика ясадылар. Кызыл гвоздика үз иле өчен коелган кан символы, шулай ук Кызыл Байрак һәм җиңелмәс Кызыл Армия турында искә төшерү булып тора.
Акциянең үткәрү максаты, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату тора. Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.
22 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә Шәмәрдән авыл җирлеге оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре «Хәтер шәме» акциясендә актив катнаштылар. Бер минут тынлык белән искә алдылар һәм стелла янында чәчәкләр куйдылар.