Тимершык авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

«Хәтер һәм кайгы көне..." – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 22 июнь көнне иртәнге сәгать 4.00тә Тимершык авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде.  Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International