23 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт» - библиографик күзәтү үткәрделәр. Журнал битләрендә балаларга гаҗәеп һәм кызыклы дөнья ачылды. Чарада катнашучылар үткәннәргә сәяхәт кылдылар һәм вакытлы матбугатның тарихын белделәр. Нәрсә ул периодик басмалар, ни өчен журналлар укырга файдалы? Чара барышында «Ежик», «Мурзилка», «Развивалки», «Непоседа», «Салават күпере» балалар газеталары һәм журналларының күргәзмәләренә күзәтү үткәрелде. Балалар үзләре өчен бик күп кызыклы табышмаклар, ребуслар һәм викториналар ачтылар. Мәгълүмат дөньясында вакытлы матбугат әһәмияте турында белделәр. Юлбат мәдәният йорты китапханәсе балалар өчен бик бай вакытлы матбугат фондына ия. Кайбер журналларда QR-кодлар бар, алар онлайн-контентка керү мөмкинлеге бирә. Басмаларда QR-код куллану балаларның әлеге технологиягә кызыксынуы арта, алар Татарстан Республикасында цифрлаштыру елында яңа цифрлы чорда тормыш күнекмәләренә әзерләнә.
26 июньдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгының муниципаль районнардагы яшьләр сәясәте учреждениеләрендәге грант конкурсына һәм физик затлар өчен грантлар конкурсына йомгак ясалды. Яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында грантлар конкурсында Саба районы "Яшьлек" яшьләр үзәге "PROFФЕСТ" проекты җиңде. Физик затлар арасында 2 проект грант ярдәме алачак. Грант ярдәменең гомуми суммасы 1 063 950 сум тәшкил итәчәк.
25 июнь көнне Мичәнбаш авылы мәйданында Авыл көне бәйрәме узды. Бу бәйрәмнең иганәчесе һәм оештыручысы-Мичәнбаш авыл клубы һәм авыл халкы. Бәйрәм прологтан, кунакларны ипи һәм чәк-чәк белән каршы алудан башланды. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев, Мичәнбаш мәчете имам - хатыйбы Р. Г. Газизов чыгыш ясады. Күркәм традиция буенча мәйданга Авыл пенсионерларын, яшь гаиләләрне чакырдылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Программаның күңел ачу өлешенә төрле уеннар, җырлар һәм биюләр керде. Балалар өчен призлар белән конкурслар, батутлар бар иде. Барлык кунаклар һәм авыл халкы куңелле итеп бәйрәм итте.
19 июнь көнне Мичәнбаш авыл клубы, татар халкының милли гореф-гадәтләренә таянып, авыл көнен үткәрү өчен бүләк җыю оештырды. Көйле тавыш гармунчы барысын да бәйрәмгә күңелле әзерлеккә чакырды. Чарада авыл халкы, үзешчән сәнгать сөючеләр катнашты.
28 июнь көнне Шекше һәм Алан-Елга авыллары зиратларында үлән чабу буенча өмәләр узды
25 июнь көнне Шекше авыл җирлеге Сабантуй мәйданында яшьләр командалары арасында волейбол һәм пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды
24 июнь көнне стадионда балалар белән "шатлык көне"дип исемләнгән хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Уен барышында балалар үз көчләрен, җитезлекләрен, тизлеген һәм зирәклеген күрсәттеләр.
Уеннардан соң яраткан чишмәгә экскурсиягә бардык.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары Мингәр авылында көрәш ярышы буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасында чыгыш ясады.
25 июнь көнне Байлар Сабасының "Олимп" стадионында Яшьләр көненә багышланган район ярышлары узды. Район Башкарма комитеты Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары-Саба муниципаль районының инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Котдусов Илнур Илдус улы һәм Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы районның иң актив яшьләрен рәхмәт хатлары һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр. Ярышлар түбәндәге спорт төрләре буенча узды: пневматик коралдан ату, эстафета, йөгерү, пляж волейболы, пляж футболы, городки, гер күтәрү, аркан тарту. Призлы урыннар алучылар акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Шулай ук яшь кешеләр ГТО нормативларын да тапшыра алдылар.