ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

​ 28 июнь​ көнне Саба Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби алан” проекты кысаларында Тенеки, Юлбат, Йосыф - Алан, Сатыш балалалары өчен​ “Җәйге китапханә-2022 сәяхәткә чыга” дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Әлеге​ авылларның китапханә,​ клуб һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәмне уздыруда актив катнашты.​ Бәйрәм әкияти күренеш белән башланды. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино, Нолик булдылар, балалар белән бергәләп сорауларга җаваплар эзләделәр, китаплардагы кызыклы мәгълүматларны өйрәнеп, төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Бәйрәмнең төп герое Зур Китап “Җәйге китапханә - 2022” ачык дип белдерде. Чара биюләр, уеннар белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булып узды.

Югары Шытсу авылында яшьләр көне уңаеннан хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышы үткәрелде. Барлыгы 5 команда үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә күчмә кубокны Икшермә командасы яулады, икенче урынны Саба командасы, өченче урында Тимершык һәм 4-5 урыннарны Шытсу1 һәм Шытсу2 командалары бүлеште. Җиңүче һәм призерлар грамота, акчалата призга лаек булдылар. Ярыш дәвамында Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына юл ремонты эше төгәлләнде. Югары Шытсу, Түбән Шытсу һәм Елыш авылларында барлыгы 246 метр юл таш белән түшәлде. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкарды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2022 нче елның 25 июнь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды.

25 июнь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Кызыл-Мишә авылы якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Күпме еллар күрмичә, үткән елларны, алар белән янәшә яшәгән кешеләрне искә алдылар, вафат булган кешеләрне искә алдылар, үзләре һәм тормышлары турында сөйләделәр. Вакыт кире әйләнеп кайтты дигән хис, авылдашлар да тагын бер кат ваемсыз балачакта булдылар. Берничә сәгатькә җыелган кунаклар көндәлек көнкүреш ыгы - зыгы турында оныттылар һәм барысы да бер-берсенә шат булган бәйрәм дөньясына күчтеләр. Барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

27 июнь көнне Саба муниципаль районы Мингәр авылында яшәүче Богманова Бибиниса Гиният кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Россия Президенты В. В. Путин һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н.  исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. һәм җаваплылыгы чикләнгән «Болгар» җәмгыяте вәкиле котлады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә  төзекләндерү эшләре алып барыла.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Хөрмәтле предприятие (учреждение,оешма) җитәкчеләре һәм Байлар Сабасы ш. т. б. халкы!

30 июнь көнне 8:00 сәгатьтә Г.Закиров урамы буенча урнашкан зиратны чистарту буенча өмә оештырылачак. Предприятиедән ике хезмәткәр җибәрүегез сорала. Үзләре белән чалгы һәм триммер алулары зарур. Предприятиеләрдән (учреждениеләр, оешмалар) чакырылучы хезмәткәрләр исемлеге кушымта итеп бирелә.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

   Кояшлы , җылы, матур көннәр җитте.Җәй айлары – авыл халкы өчен иң җаваплы чор: кышкы чорга малларга ашатырга сыйфатлы печән туплау вакыты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International