Кояшлы , җылы, матур көннәр җитте.Җәй айлары – авыл халкы өчен иң җаваплы чор: кышкы чорга малларга ашатырга сыйфатлы печән туплау вакыты.
ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә, гадәт буенча, иң алдан печән әзерләүгә керештеләр. Терлек азыгы әзерләү авыр хезмәт.Шуны исәптә тотып , җәмгыятьтә эшләүче Һәрбер кешегә печән өләшенде. Яхшы сыйфатлы , рулонга төрелгән печән, эшчеләрнең капка төпләренә кадәр китерелеп, урнаштырып куелды.