2022 нче елның 25 июнь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе районнарыннан, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 6 нчы этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Мөбәрәкшин Ринат (Әгерҗе районы)
2 урын – Ибатуллин Айрат (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
3 урын – Блажин Станислав (Киров шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Никитин Алексангдр (Киров шәһәре)
3 урын – Медведь Олег (Казан шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Тукаев Илһам (Казан шәһәре)
2 урын – Александров Евгений (Ижевск шәһәре)
3 урын – Карымов Әнвәр (Киров өлкәсе).
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!