Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары Мингәр авылында көрәш ярышы буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасында чыгыш ясады.

2022 елның 26 июне, якшәмбе

25 июнь көнне Мингәр авылында көрәш ярышы буенча дөнья чемпионатынның ябылу тантанасы узды. 25тән артык илдән 200 дән артык спортчы ир-атлар арасында төрле  авырлык категориясендә дөнья чемпионы исеме өчен көрәштеләр. Ябылу  тантанасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең  "Асылташ" (җит.Гарипова Г.М.) һәм “Яшьлек” (җит.Мөбәрәкҗанова А.З.) бию коллективлары үзләренең матур биюләре белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International