Библиографик күзәтү «Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт»

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

23 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт» - библиографик күзәтү үткәрделәр. Журнал битләрендә балаларга гаҗәеп һәм кызыклы дөнья ачылды. Чарада катнашучылар үткәннәргә сәяхәт кылдылар һәм вакытлы матбугатның тарихын белделәр. Нәрсә ул периодик басмалар, ни өчен журналлар укырга файдалы? Чара барышында «Ежик», «Мурзилка», «Развивалки», «Непоседа», «Салават күпере» балалар газеталары һәм журналларының күргәзмәләренә күзәтү үткәрелде. Балалар үзләре өчен бик күп кызыклы табышмаклар, ребуслар һәм викториналар ачтылар. Мәгълүмат дөньясында вакытлы матбугат әһәмияте турында белделәр. Юлбат мәдәният йорты китапханәсе балалар өчен бик бай вакытлы матбугат фондына ия. Кайбер журналларда  QR-кодлар бар, алар онлайн-контентка керү мөмкинлеге бирә. Басмаларда QR-код куллану балаларның әлеге технологиягә кызыксынуы арта, алар Татарстан Республикасында цифрлаштыру елында яңа цифрлы чорда тормыш күнекмәләренә әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International