Яшьләр көне

2022 елның 25 июне, шимбә

25 июнь көнне "Олимп" стадионында.Байлар Сабасында Яшьләр көненә багышланган район ярышлары узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары-Саба муниципаль районының инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Котдусов Илнур Илдус улы һәм Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы районның иң актив яшьләрен рәхмәт хатлары һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр. Ярышлар түбәндәге спорт төрләре буенча узды: пневматик коралдан ату, эстафета, йөгерү, пляж волейболы, пляж футболы, городки, гер күтәрү, аркан тарту. Призлы урыннар алучылар акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Шулай ук яшь кешеләр ГТО нормативларын да тапшыра алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International