Шәмәрдән җирлегенең Мичәнбаш авылында Авыл көне узды.

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

25 июнь көнне Мичәнбаш авылы мәйданында Авыл көне бәйрәме узды. Бу бәйрәмнең иганәчесе һәм оештыручысы-Мичәнбаш авыл клубы һәм авыл халкы. Бәйрәм прологтан, кунакларны ипи һәм чәк-чәк белән каршы алудан башланды. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев, Мичәнбаш мәчете имам - хатыйбы Р. Г. Газизов чыгыш ясады. Күркәм традиция буенча мәйданга Авыл пенсионерларын, яшь гаиләләрне чакырдылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Программаның күңел ачу өлешенә  төрле уеннар, җырлар һәм биюләр керде. Балалар өчен призлар белән конкурслар, батутлар бар иде. Барлык кунаклар һәм авыл халкы куңелле итеп бәйрәм итте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International