Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында, Саба муниципаль районындагы “Тургай” социаль приютында балаларны Россиянең дәүләт символлары белән таныштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелде.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыятендә, халыктан арендага алынган җир пайлары өчен һәм шушы хуҗалыкта хезмәт куючыларга салам өләшенде.
18 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән төрле һөнәрләргә багышланган «Әти-әниемнең һөнәре» дип исемләнгән ата-аналарның эш урыннары буйлап экскурсия үткәрделәр. Дөньяда меңләгән һөнәр бар. Без авылда иң мөһим һәм кирәкле һөнәрнең нинди булуын ачыкларга тырыштык. “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте ындыр табагында булдылар һәм авыл шартларында ашлыкны саклау, эшкәртү процессы турында мәгълүматларны формалаштыру максатларында ашлык эшкәртү өлкәсендәге һөнәрләр белән таныштылар. Балалар авылда хезмәтнең ничек башкарылуы турында күзалладылар. Чара барышында: җирне ничек эшкәртәләр, иген чәчәләр, уңыш җыялар, йорт хайваннары үрчетәләр, мал-туар өчен җылы биналар салалар, аларны карау турында әңгәмә үткәрелде. Кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, аларның авыр, әмма мактаулы эше турында сөйләгәндә, авыл хуҗалыгы хезмәтенең гаять зур әһәмиятен аңладылар. Аш, ботка, котлетлар, ипи пешерүнең нидән әзерләнүе турында да әңгәмә уздырылды. Балалар үз өстәлендә күргәннәренең авылда үстерелүен аңлый башладылар. Авыл хезмәте бөтен кешене туендыра дигән нәтиҗә алар өчен кызыклы ачыш булды. Әти-әниләренең шундый мөһим кешеләр икәнен дә аңладылар. Балалар әти-әниләренең ындыр табагында, ашханәдә, фермада эшләүләрен күзәттеләр, машинаның ремонтын да карадылар.
17 август көнне мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Әдәби алан"-"Җәйге китапханә әдипләре"проекты кысаларында әдәби - танып-белү сәгате оештырдылар. Балалар җәйге китапханәне тәмамлап, социаль челтәргә куелган чираттагы биремнәрне үтәделәр. Эш нәтиҗәләре белән дә уртаклаштылар. «Җәйге китапханә» проекты белән эшләү дәвамында төрле язучылар белән таныштылар, аларның тормыш-көнкүрешләре, иҗаты турында бик күп яңалыклар белделәр.
Бүгенгесе көндә Саба районыында үз халкы өчендә, читтән килгән кунаклар өчендә күреп, сокланып китәр урыннарыбыз бик күп. Тарихи урыннар белән бер рәттән яңа социаль, сәнәгать үзәкләре булдырылып кына тора. Районның туристлар өчен булдырылган махсус маршруты да бар һәм ул эшли. Шушы маршрутка безнең җирлектән объектлар кергән. Миңгәр авылында СССРның Халык артисты, куп төрле дәүләт премияләре лауреаты, театр артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров музее урнашкан. Аның белән танышырга Рәсәй төбәкләреннән дә киләләр. Икенче кунаклар үз итә торган урын Миңгәрдәге Манара Тауэр, халык телендә Казандагы Сөембикә манарасының аналогы дибез. Ул бүгенгесе көндә шәһәр читендәге кунак комплексы ролен уйный. Моны күреп, ял итеп китәргә Россиянең күп төбәкләреннән кайталар. Монда табигать искитмәле, урман-полосалар хәм 20 якын ясалма күлләр булдырылган. Алар аша җәяүлеләр хәм велосипедта йөрүчеләр өчен тротуарлар эшләнгән. Бу матурлыкны булдырганы өчен Мингәр авылында туып үскән җитәкче, иганәче Миннәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улына зур рәхмәт. Миңгәрдә шулар белән бер рәттән җитештерү тармаклары да үсеп килә. Бу эшчәнлекләрнең барсыда авыллар үссен өчен эшләнә. Халыкка эш урыннары булдырыла, туристлар хисабына район икътисады яхшыра, җирлеккә салымнар нигезендә өстәмә табыш керә.
Җирлек тулысы белән Мишә елгасы буенда урнашкан. Территория аша 25 төзекләндерелгән чишмә ага. Иң данлыклысы Тимершык авылында “Изгеләр чишмәсе”. Гөмумән туристларны җәлеп итәрлек урыннар җирлек буенча күп. (Тимершәех каберлеге, Төпсез кое, Асылмалы басма, Авыл музейлары, Мәчетләр, Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә обелисклар, Көек авылында эшмәкәрләр династиясе Хурамшиннар).
Икшермә командасы зур футбол буенча Р. Ш. Мөхәммәтшин кубогына турнирда икенең беренә чыкты.
Россия әләме көне-ул рәсәй халкының барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Бу бәйрәм безнең өчен бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра. Шул уңайдан, 20 август көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ак, зәңгәр, кызыл» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Балаларга әләмнең килеп чыгу тарихы, төрле төстәге әләмнең әһәмияте турында сөйләнде. Аннан соң балалар төрле төстәге карандашлар белән Россия әләмен ясадылар.
22 август көнне район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә «Без Россия флагы астында бергә» акциясе үткәрде. Акция барышында безнең бистәдә яшәүчеләр безнең флагның төсләре, символлары белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Акциядә катнашучылар үз иленең бер өлеше-триколор тасмасына ия булдылар.
Һәр елның 22 август көнне Россия үз флагын кабул итү көнен билгеләп үтә.
Явлаштау авылы мәчете каршындагы лагерь үз эшен тәмамлады. Ике атна дәвамында балалар бу лагерьга бик теләп йөрделәр. Биредә балалар ислам дине нигезләре, сәламәт яшәү рәвеше турында белем алдылар. Барлык оештыручыларга, лагерьны оештыруга һәм уздыруга үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерәбез.