“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесендә “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне».

2022 елның 22 августы, дүшәмбе
Һәр елның 22 август көнне Россия үз флагын кабул итү көнен билгеләп үтә. Дәүләт символикасына карата балаларны җәлеп итү патриотик тәрбия бирүнен төп чарасы булып тора. Патриотик хисләр бала туганнан, аның бөтен тормышы процессында формалаша. Бу – гаиләгә, туган илгә, туган табигатькә, ватандашларга мәхәббәт хисләре, үзеңне гражданин буларак тану. Безнең балалар йортында дәүләт флагын кабул итү көненә карата зур чаралар үтте. Балалар табышмаклар чиштеләр, «Ак, зәңгәр, кызыл» уенында катнаштылар, Дәүләт символлары турында шигырьләр тыңладылар. Рәсемнәр конкурсы һәм бәйрәм тарихы турында әңгәмәләр үткәрелде. «Россия флагы«фотокүргәзмәсе үтте. Флешмобта катнашучылар флаг белән фотога төшеп, соңыннан «Россия флагы»рәсемен буядылар. Балалар дәүләт символикасының билгеләнүе турында күзаллауларын ныгыттылар, илебез флагы төсләренең символик әһәмияте турында белделәр, Россия флагын зур кызыксыну белән карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International