Мингәр авылында туристик маршрутлар

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүгенгесе көндә Саба районыында үз халкы өчендә, читтән килгән кунаклар өчендә күреп, сокланып китәр урыннарыбыз бик күп. Тарихи урыннар белән бер рәттән яңа социаль, сәнәгать үзәкләре булдырылып кына тора. Районның туристлар өчен булдырылган махсус маршруты да бар һәм ул эшли. Шушы маршрутка безнең җирлектән объектлар кергән. Миңгәр авылында СССРның Халык артисты, куп төрле дәүләт премияләре лауреаты, театр артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров музее урнашкан. Аның белән танышырга Рәсәй төбәкләреннән дә киләләр. Икенче кунаклар үз итә торган урын Миңгәрдәге Манара Тауэр, халык телендә Казандагы Сөембикә манарасының аналогы дибез. Ул бүгенгесе көндә шәһәр читендәге кунак комплексы ролен уйный. Моны күреп, ял итеп китәргә Россиянең күп төбәкләреннән кайталар. Монда табигать искитмәле, урман-полосалар хәм 20 якын ясалма күлләр булдырылган. Алар аша җәяүлеләр хәм велосипедта йөрүчеләр өчен тротуарлар эшләнгән. Бу матурлыкны булдырганы өчен Мингәр авылында туып үскән җитәкче, иганәче Миннәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улына зур рәхмәт. Миңгәрдә шулар белән бер рәттән җитештерү тармаклары да үсеп килә. Бу эшчәнлекләрнең барсыда авыллар үссен өчен эшләнә. Халыкка эш урыннары булдырыла, туристлар хисабына район икътисады яхшыра, җирлеккә салымнар нигезендә өстәмә табыш керә.

Җирлек тулысы белән Мишә елгасы буенда урнашкан. Территория аша 25 төзекләндерелгән чишмә ага. Иң данлыклысы Тимершык авылында “Изгеләр чишмәсе”. Гөмумән туристларны җәлеп итәрлек урыннар җирлек буенча күп.  (Тимершәех каберлеге, Төпсез кое, Асылмалы басма, Авыл музейлары, Мәчетләр, Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә обелисклар, Көек авылында эшмәкәрләр династиясе Хурамшиннар).                                                                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International