ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә көзге чәчү эшләре бара.

Төбәк авылында "Җырлы-биюле кичке уен" уздырылды. Җыелган халык җырлап-биеп, халкыбызның борынгы милли уеннарын уйнап күңел ачты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы икмәкләрне ындыр табагына алып кайтып тутыра, икмәкләрне складларга урнаштыралар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Бүген бөтен ил триколор төсләренә буялачак-Россиядә Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Безнең зур һәм күпмилләтле Ватаныбызның бердәмлеге символы, ул 300 елдан артык тарихы бар. Барысы да ак-зәңгәр-кызыл флагны Алексей Михайлович Патшалыгы вакытында Беренче рус хәрби корабында күтәрүдән башланды. Аннары озак юл булды. Һәм менә 31 ел элек триколор Россия Федерациясенең рәсми флагы булды.

Картинг буенча Ротакс Макс сериясе һәм РФ Кубогының 6 этабы.

22 август көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган мастер-класс үткәрделәр. Чараның максаты: әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү; халык һөнәрчелеге турында күзаллау формалаштыру; иҗат сәләтләрен, фантазиясен, рәсем элементын башкаруның гамәли күнекмәләрен үстерү; халык традицияләренә, халык иҗатына мәхәббәт, җаваплылык, үзара ярдәмләшү, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү; Россия Дәүләт флагы белән таныштыру; Россия Федерациясе дәүләт флагының әһәмияте турында күзаллауны формалаштыру.

Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең көче һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, Россия халкының батырлыклары чагыла.

Шушы бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкәннәребезне әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар һәм «Минем илем» дигән темага иҗади рәсемнәр көне үткәрделәр.

Әлеге конкурсның максаты-өлкәннәрнең игътибарын дәүләт бәйрәменә җәлеп итү, үз илең өчен горурлык һәм патриотизм хисе. Балалар бик теләп катнаштылар, тырышып рәсем ясадылар һәм аларны буядылар, шулай ук ил турында социаль хезмәткәр белән актив әңгәмә кордылар. Кирәк булганда, социаль хезмәткәр рәсем ясарга булышты. Мондый күңелле атмосферада һәр кеше бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.

Шекше авыл җирлегендә Шәмәрдән Торак-коммуналь хуҗалыгының көче белән җәяүлеләр чыгу юлын яңарту.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше мәктәбендә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе булып узды. 1 сыйныф укучыларына район Башлыгы Р. Н. Минниханов һәм Республикадагы "Нэфис Косметикс" оешмасы бүләкләрен тапшырдылар.

 

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Алан-Елга авылында үзара салым акчасына зират коймасы тотылышы

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International