2022 елның 21 августында Е.Л. Шафранов исемендәге "Аргамак" картодромында картинг буенча Россия Кубогы һәм Ротакс Макс сериясе ярышларының 6 этабы ябылу тантанасы булды.
Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты:
Саба муниципаль районы Башлыгы: Раис Нургали улы Минниханов; Ротакс сериясе генераль директоры Владимир Николаевич Андрейчук; узыш җитәкчесе Игорь Анатольевич Кравченко.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә::
"Ротакс Макс-МИНИ" классы:
3 урын Динияр Исламов Яр Чаллы шәһәре;
2 урын Дмитрий Матренин Владивосток шәһәре;
1 урын Матвей Дергунов Чиләбе шәһәре.
"Ротакс Макс-ЮНИОР" классы:
3 урын Егор Уваров Ярославль шәһәре;
2 урын Иван Паршин Мәскәү шәһәре;
1 урын Артем Мельников Мәскәү шәһәре.
"Ротакс Макс" классы:
3 урын Семен Балдин Түбән Новгород;
2 урын Александр Плотников Новосибирск шәһәре;
1 урын Александр Абхазава Мәскәү шәһәре.
"DD 2" классы:
3 урын Никита Ульянов Түбән Новгород;
2 урын Всеволод Гаген Санкт-Петербург;
1 урын Никита Костырев Мәскәү шәһәре.
"DD 2 32+»классы
3 урын Сергей Гришанов Новопавловск шәһәре;
2 урын Рөстәм Садретдинов Балашиха шәһәре;
1 урын Станислав Миникаев Казан шәһәре.
Хатын-кызлар арасында:
3 урын Ирина Канина Балашиха шәһәре;
2 урын Гүзәл Янгуразова Якуторск шәһәре;
1 урын Ангелина Кочкена Түбән Новгород шәһәре.
Команда:
3 урын Red Racing Мәскәү шәһәре;
2 урын NRing Karting Academy Түбән Новгород шәһәре;
1 урын Prima Rasing Чиләбе шәһәре.
Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.