Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең көче һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, Россия халкының батырлыклары чагыла.
Шушы бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкәннәребезне әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар һәм «Минем илем» дигән темага иҗади рәсемнәр көне үткәрделәр.
Әлеге конкурсның максаты-өлкәннәрнең игътибарын дәүләт бәйрәменә җәлеп итү, үз илең өчен горурлык һәм патриотизм хисе. Балалар бик теләп катнаштылар, тырышып рәсем ясадылар һәм аларны буядылар, шулай ук ил турында социаль хезмәткәр белән актив әңгәмә кордылар. Кирәк булганда, социаль хезмәткәр рәсем ясарга булышты. Мондый күңелле атмосферада һәр кеше бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.