2025 елның 11-12 декабрендә Мәскәүдә мәктәп китапханәчеләренең I Халыкара форумы узды. Чарада илебезнең 89 төбәгеннән 1000 педагог катнашты. Катнашучылар алдында дәүләт эшлеклеләре, мәгариф һәм китапханә эше өлкәсендәге белгечләр, танылган язучылар, актерлар һәм публицистлар чыгыш ясадылар.
Безнең районны әлеге чарада Иштуган урта мәктәбе китапханәчесе Иванова Светлана Вениаминовна тәкъдим итте. Ул лаеклы чыгыш ясап, жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм призёр булды. Светлана Вениаминовнаны зур җиңүе белән котлыйбыз, аңа киләчәктә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!