ЧЕМПИОННАРЫБЫЗНЫ ҺӘМ БРОНЗА ПРИЗЕРЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛЫЙБЫЗ!
12-14 декабрь көннәрендә, Арча шәһәрендә В.Г.Мәхмүдов истәлегенә багышланган, авыл районнарының ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында, Татарстан Республикасы «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыятенең волейбол буенча иң көчле Кубогы узды. Районыбыз кызлары янә югары сыйфатлы уен күрсәтеп беренче урынны яуладылар һәм турнирда катнашучылар арасында иң яхшылар булдылар! Районыбызның ир-атлар җыелма командасы, шулай ук мактаулы өченче урынны алды. Командаларны һәм аларны уенга әзерләгән «Яшьлек» яшьләр үзәге тренеры Хөснетдинов Илназ Хәниф улын җиңүләре белән котлыйбыз. Хезмәтегез, уңышка ышанычыгыз һәм көчле рухлы спортчылар буынын тәрбияләргә омтылуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә яңа җиңүләр, сәламәтлек һәм иминлек телибез!