Район мәдәният йортының "Балкыш" үзешчән халык коллективы "Халкым рухын киләчәк илтер" Төбәкара үзешчән театр коллективлары милли фестивалендә 2 нче урынны яулады...".
Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә "Хокукый ярдәм үзәге төзелеше" объекты буенча "Ак таш" ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан төзү-монтаж эшләре дәвам итә
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы буенча Мишәбаш авылында Школьная һәм Лесная урамнары буенча юл төзекләндерү эшләре
8-19 нчы август көннәрендә Саба аграр көллияте базасында программалаштыру буенча җәйге укулар үткәрелде. Әлеге укуларда Завод-Нырты, Сабабаш, Сатыш, Тимершык, Сәләтле балалар мәктәпләреннән, Шәмәрдән лицееннан, Саба гимназиясеннән 20 укучы; Саба аграр көллиятеннән 11 студент катнашты. Көн саен балаларга укулардан соң күңел ачу чарасы оештырылды. Укуларның соңгы көнендә һәр балага оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырды, ә аеруча кызыксынып эшләгән укучылар 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Саба район китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен “Яңа гасыр тавышы: Антология” китабына презентация үткәрелде. Антологиягә XXI гасыр башында татар әдәбиятына килгән шагыйрь, язучы, драматургларның тормыш юлы, иҗатлары турында язмалар, шулай ук шигырьләре, хикәяләре, пьесалары туплап бирелгән. “Яшь язучыларыбыз иҗаты” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр укылды.
Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ак калфак" хатын-кызлар клубы әгъзалары һәм авылдашлары өчен борынгы Болгар шәһәренә экскурсия оештырдылар. Экскурсовод борынгы дәүләт тарихы белән таныштырды, музейларда һәм истәлекле урыннарда булды, борынгы руиннар, тынгысыз, әмма үткәннең объектив шаһитлары белән очрашты. Биредә бүгенге көнгә кадәр тарих үзе яши. Барысы да сәфәрдән канәгать калдылар, рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.
"Минем туган ягым-Байлар Сабасы" атнасы кысаларында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән берлектә бистәнең төрле почмакларына экскурсиягә бардылар.
Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә "Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында Кичке уеннар (кичке уен) оештырды., аның максаты-үсеп килүче буынны милли гореф-гадәтләр, халык мәдәнияте белән таныштыру, халык традицияләрен саклау һәм дәвам итү
Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә "Большая перемена" Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы узды . Гимназия укучысы Закирова Диләрә үзенең проекты белән конкурсның ярымфиналына үтте. Кейсларны хәл итү барышында катнашучылар киләчәктә үз төбәкләре территориясендә гамәлгә ашырылырга мөмкин булган реаль идеяләр тәкъдим иттеләр.
Хәзерге вакытта Татарстан Росреестры тарафыннан төрле кәгазь мәгълүмат чараларының 97% тан артыгы (яки 400 меңнән артык документ) электрон рәвешкә күчерелгән.