Татарстанда ел ахырына кадәр җир төзелеше буенча дәүләт фонды оцифлаштырыла

2022 елның 19 августы, җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Росреестры тарафыннан төрле кәгазь мәгълүмат чараларының 97% тан артыгы (яки 400 меңнән артык документ) электрон рәвешкә күчерелгән.

Җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фондының автоматлаштырылган мәгълүмат системасына цифрлаштыру нәтиҗәсендә сканерланган документлар йөкләнә, шулай ук җир төзелеше документларының характеристикалары күрсәтелә: документның исеме, картографик материалның масштабы, документацияне эшләүче һ.б. 

«Гражданнар ешрак җир кишәрлегенә башлангыч документлар соратып ала, бу инвентаризация материаллары һәм җир төзелеше эше. Ай саен без гражданнарга шундый өч меңнән артык документ бирәбез. Шуңа күрә нәкъ менә алар беренче чиратта электрон рәвешкә күчә. Шулай ук шуны да билгеләп үтәсем килә, җир төзелеше буенча дәүләт фондын цифрлаштыру «пространство мәгълүматлары милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чараларының берсе булып тора, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

2023 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хезмәтләре порталына да хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Бүгенге көндә татарстанлылар Дәүләт фондыннан соратып алына торган документларны Татарстан Росреестрына шәхси мөрәҗәгатьтә ала алалар, шулай ук гаризаны электрон почтага җибәрәбез gfdz_rt16@rosreestr.org к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International