Олы Кибәче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атнасының дүртенче көне әдәби укуга багышланды. Ул " укы, уйла, сөйлә!».
«Әкияттә кунакта " әдәби уены кызыклы биремнәргә бай булды . Дәрес башында балалар, презентацияне карап, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. «Угадай героя из сказки»уенын уйнадык. Балалар викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәтергә тырыштылар, әкият геройларын таныдылар, сюжетлар искә төшерделәр һәм Әкият өзекләрен сәхнәләштерделәр.
Шигырьләр уку конкурсы үткәрелде . Барлык шигырьләре дә зур ярату, тырышлык белән сайланды. Балалар үзләренең чыгышларын бик озак әзерләделәр, бик дулкынландылар.
Конкурста 1 нче урынны Шакиров Әмир ( 1 нче класс), 2 нче урынны Шәвәлиев Риназ (2 нче класс), 3 нче урынны Ягудина Ясминә ( 3 нче класс), 4 нче урынны маланин Тимур ( 4 нче класс) алды.
Әдәби уку көне 1-4 сыйныфлар арасында «Әкиятләр буенча Викторина» викторинасы белән тәмамланды. Чарада катнашучыларның барысы да канәгать калды.