«Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша...» район проекты кысаларында «Ата-баба гадәтләрен без дә дәвам итәбез! Килегез! Кичке уенга дәшәбез!» чарасы

2022 елның 19 августы, җомга

Кичке уеннар-бик күп кешеләрнең истәлекләрендә онытылмас һәм якты вакыйга. Кичке уеннар хезмәт көненнән соң узды, алар гади халык өчен бәйрәм булды. Яшьләр бирегә үзләрен күрсәтү, башкаларны карау өчен килгән иде. Чарада катнашучылар "Назалы", "Түгәрәк уен", "Капкалы", "Голбану" кебек уеннар уйнадылар, гармун астында биеделәр һәм яшьлек җырларын башкардылар. Теләүчеләр борынгы самавырдан чәй белән сыйлана алдылар. Кичке уеннар күңелле һәм тату атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International