10 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы «Баш авыртканда үз-үзеңә массаж» дигән темага әңгәмә үткәрде. Уз-үзеңә массаж ясау-тәннең билгеле бер участокларына мөстәкыйль йогынты ясау, киеренкелекне киметү, авыруларны профилактикалау һәм кайбер медицина бурычларын хәл итү техникасы ул. Әлеге чара барышында тәрбияләнүчеләр авыртуны киметергә һәм баш авыртуы вакытында хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә торган махсус манипуляцияләр нигезләре белән таныштылар. Әңгәмәдән соң тиешле буклетлар таратылды.