"Минем туган ягым-Байлар Сабасы"

2022 елның 19 августы, җомга

   "Минем туган ягым-Байлар Сабасы" атнасы кысаларында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән берлектә бистәнең төрле почмакларына экскурсиягә бардылар. Балаларны спорт тренажерлары һәм спорт - күңел ачу комплексы белән таныштыру максатыннан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Олимп» комплексында булдылар. Агачлар һәм үсемлекләр, туган якның су ресурсларын күзәтү өчен тәрбиячеләр һәм балалар "Саба" елгасы яр буенда булдылар. Шулай ук, Саба районы Урман хуҗалыгы тарихы турындагы белемнәрне баету өчен, Лесхоз бистәсенә туган якны өйрәнү музеена һәм дендрарийга экскурсия оештырылды. Ә безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кыңгыраулар музеен тулыландыру өчен без район башлыгы Р. Н.Миңнеханов инициативасы белән оештырылган кыңгыраулар музеенда булдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International