Иштуган мәдәният йортында «Күңелле кырмыска оясы” экологик танып-белү уены үткәрелде. Чараның максаты: экологик культураны пропагандалау, планетабызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, балалар коллективын берләштерүгә ярдәм итү. Чара барышында кызлар һәм малайлар урман кешеләре – кырмыска күршеләре турында табышмакларга җавап бирделәр, эстафеталарда актив катнаштылар: «тату кырмыскалар», «йөк тапшыру», «кырмыска чабышлары», «кырмыска оясы төзү». Рәсемнәрне карагач, балалар кырмыскалар оясын төрле йөрешләрдән һәм камералардан торган катлаулы корылма булуын күрделәр, анда йомыркалар, личинкалар һәм кырмыскалар урнаштырыла һәм олылар яши. Алар төрле вазыйфаларны башкара: эшчеләр, солдатлар,тәрбиячеләр... балалар кырмыскалар тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Тагын бер бирем, «кырмыска»сүзеннән мөмкин кадәр күбрәк сүз төзү тәкъдим ителде. Чара кызыклы гына түгел, файдалы да булды. Уен нәтиҗәләре буенча, балаларны бүләк – баллы приз көтте.
Иштуган мәдәният йорты белгечләре яшьләр белән "Конфликтларны кисәтү һәм аларны чишү" дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Чара барышында алып баручы әңгәмәне сәламләү сүзләреннән башлады һәм катнашучылар өчен әзерләнгән лекция укыды. Аннары ул "конфликтлар" дигән темага мәкалә укыды. Соңыннан катнашучыларга төрле конфликтлы ситуацияләр тәкъдим ителде. Аларның һәркайсы билгеле бер хәл ителгән конфликтлар буенча үз фикерен белдерде. Шулай ук без "конфликтлы ситуация" төшенчәсен, конфликтны, конфликт барлыкка килү сәбәпләрен һәм структурасын, аның функцияләрен, шулай ук конфликтлы ситуациядә шәхес тәртибенең төп модельләрен карадык. Катнашучылар «конфликт» терминының әһәмиятен белделәр, конфликтның төп төрләре, конфликтлы ситуациядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аларны чишү ысуллары турында белделәр. Аларның һәркайсы "конфликтлы ситуациядә үз-үзеңне тотуыңны бәяләү" тестын үтәде. Чара ахырында "конфликтларсыз тормыш мөмкин түгел, әмма аларны конструктив хәл итәргә өйрәнергә кирәк" дигән нәтиҗә ясалды. Чара фильм карау белән тәмамланды
Агымдагы елның 1нче сентябрендә район үзәге Байлар Сабасы бистәсенә республика хөкүмәте һәм Россия Федерациясе җитәкчеләренең эшлекле сәфәре көтелә
20 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа китап-яңа дус» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр һәм анда катнашучыларны төрле яшьтәге яшь китап укучылар өчен китапханә фондының кызыклы яңалыклары белән таныштырдылар. Чара барышында китапларга күзәтү ясалды һәм китаплар турында кыскача мәгълүмат бирелде. Бу китаплар балаларга шатлыклы минутлар, тормышта кирәкле файдалы белемнәр бирде, табышмаклар чиштеләр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар, күтәренке кәеф алдылар.
2022 елның 17-18 август көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату стенды территориясендә 21 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Кубогының 4 этабы булып узды.
Әдәби пикник - китаплы җәй өчен искиткеч идеяләрнең берсе. 19 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре туган як табигате киңлегендә «Китап, җәй һәм мин - дуслар» дип исемләнгән пикник оештырдылар. Табигатьтә балалар бик теләп тылсымлы әкиятләрне китаплардан һәм журналларының гаҗәеп битләрен карадылар. Чара барышында катнашучылар танылган татар шагыйре, прозаик, драматург-Рөстәм Миргалимнең бу көннәрдә 85 яшьлек юбилее булу уңаеннан биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Чарада катнашучылар шигырьләр укыдылар, табигатьтә хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да. Китап һәм уеннар уку арасындагы тәнәфесләрдә, табигать тавышлары астында чып-чын пикник оештырдылар.
20 август көнне Килдебәк авылында, мәдәният йорты, китапханә һәм үзешчән сәнгать артистлары көче белән "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән урам концерты үткәрелде
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Щлеге истәлекле көн уңаеннан "Балачак" балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде.
Көз - авария очраклары артуга китерә торган куркыныч чор. Сезоннарның алмашынуы - машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә катлаулы момент. Димәк, бу гадәтләрне үзгәртергә вакыт. Юлларда, урамнарда һәм ишегалларында безнең саныбыз арта бара — барысы да яллардан кайта.Өйдә безне нәрсә көтә? Безнең кебек үк кешеләр - ял иткән, кызынган, ләкин трафиктан һәм урам ыгы-зыгысыннан бизгән кешеләр. Ә тагын безне җәйге чорда коры һәм буш юлларга күнеккән автомобильчеләр көтәләр.Алар (ягъни без) көтмәгәндә капот алдында балаларның пәйда булуына әзерме? Уку елы башына "зебра"ның җәяүле кичүләре барлык мәктәпләр янында да барлыкка киләчәк. Хәзер бөтен җирлек буйлап юл билгеләре ясау актив алып барыла.
22 август көнне Байлар Сабасының "Олимп" паркында Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган "Россия флагы - бердәмлек символы" дигән патриотик чара үткәрелде. Бу бәйрәм илебезнең һәр гражданинына якын, чарада катнашучылар флагның тарихын белделәр, гимн җырладылар, патриотик җырлар тыңладылар, Ватаннарына булган мәхәббәтне берләштерделәр.
Шулай ук, «Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша " район проекты кысаларында " Ата-баба гадәтләрен без дә дәвам итәбез! Килегез! Кичке уенга дәшәбез!» дигән чара үткәрелде.