21 яшькә кадәр кызлар һәм егетләр арасында стендка ату буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Кубогының 4 этабы

2022 елның 23 августы, сишәмбе

2022 елның 17-18 август көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату стенды территориясендә 21 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Кубогының 4  этабы булып узды. Ярышта "Сабантуй" спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да катнашты.  Стендка ату буенча Беренчелектә  «Яшүсмерләр» категориясендә  спортчыбыз Садыков Салават беренче урынга  лаек булды. Шулай ук Салават Татарстан Республикасы Кубогы ярышларында да  үзен сынатмады, 3 урынны яулады.  Кызлар арасында шәхси беренчелектә Павлова Арина 2 урынга лаек булды. (тренерлары Алексеев Юрий Владимирович).

Спортчыларыбызны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International