ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сезгә «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «ясалма интеллект» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «университет 2035» АКБОның (алга таба – университет 2035) гражданнарның ясалма интеллект өлкәсендә һәм чиктәш өлкәләрдә өстәмә һөнәри белем алуын тәэмин итү буенча чаралар үткәрүе турында хәбәр итә.

13 август көнне "Җырлы - биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында, Керәнне авыл клубы, Кызыл Мишә мәдәният йорты белән берлектә "Сагынып кайттым сине, Тирән Дугай"дип исемләнгән ял кичәсе оештырды. Авылның һәр урамыннан гармунчыларга кичке уенга җыелган авылдашлар кушылды. Бәйрәм татар биюләре белән башланып китте. "Наза", "Гөлбану", "Капкалы", "Түбәтәй", "Йолдыз санау", "Йөзек салыш" һ.б. татар фольклор уеннары белән үрелеп барды. Бәйрәм коймак һәм бал белән самавырдан чәй эчү белән дәвам итте. Барысы да рәхәтләнеп күмердәге пешерелгән бәрәңге белән сыйланды, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты, аерылышырга теләмәде. Кичә уртак җырлар һәм биюләр белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Шәмәрдән авылы китапханәсе мөдире белән берлектә Бөтендөнья сукбай хайваннар көненә багышланган «хайваннарны саклау – минем бурычым» дигән хәйрия акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты-хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт, җаваплылык һәм мәрхәмәт формалаштыру. Чара барышында балалар белән хайваннар турында, алар турында кайгырту һәм җаваплылык алып бару ничек мөһимлеге турында тематик әңгәмәләр уздырылды. Балалар проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр: ашату, өйгә алып кайту, хуҗаларын эзләргә тырышу. Күбесе приютлар ачарга кирәк дип җавап бирделәр. Әлеге акция кысаларында хайваннарга карата игелекле хисләр тәрбияләү, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү турында әңгәмә үткәрелде. Чара ахырында балалар белән урамда уздылар һәм йортсыз мәчеләрне һәм этләрне тукландырдылар.

Быел Мичән төп белем бирү мәктәбенә беренче сыйныфка 6 бала укырга керә. 19 август көнне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән төп белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д.Р. беренче сыйныфка укырга керүчеләргә мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкалар тапшырдылар. Бүләкләрнең  спонсорлары Район башлыгы Минниханов Р.Н. һәм Республикадагы “Нәфис косметикс” оешмасы.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Ислам - тынычлык һәм игелек дине" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәчеттә безне авыл абыстае Мортазина Хөрҗинан  апа каршы алды. Әңгәмә барышында катнашучылар борынгы заманнар тарихы дөньясына чумдылар һәм борынгы Болгар мәдәнияте белән таныштылар. Ул исламда дөньякүләм диннәрнең берсе тарихы, мөселман традицияләре һәм Татарстанда дөнья мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу турында сөйләде. Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турындагы китапларга игътибар итте. Аннары чара диалог формасын кабул итте. Абыстай балаларның сорауларына җавап бирде. Әңгәмә бик эчтәлекле булды. Очрашу ахырында балаларга укуда уңышлар, файдалы белем алуларын теләделәр, шулай ук гаилә кыйммәтләре - өлкән буынга хөрмәт һәм алар өчен үрнәк булып торган кече буынны кайгырту турында искә төшерделәр.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Җәй – ул чәчәкләр, матурлык, яхшы кәеф һәм вакытны бушка уздырмау дигән сүз

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Авылым кичләре" дип исемләнгән кичке утыру үткәрделәр.Әлеге чараның максаты – бистәнең җыр, фольклор мәдәниятен саклап калу һәм баету, халыкның иҗади аралашу мохите булдыру. Барлык катнашучылар да җырлар җырладылар, "Назалы","Йөзек салыш","Биш парлы","Кем тизрәк", “Гөлбану"халык уеннарында катнаштылар. Җылы очрашуның дәвамы булып, дусларча чәй эчү торды. Чара биюләр белән тәмамланды.Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Терроризм бүген” дип исемләнгән дәрес – кисәтү үткәрделәр. Дәреснең максаты балаларга терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллау бирү, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү зарурлыгына инандыру, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде. Чара барышында катнашучылар терроризмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладылар, аның төрләре турында белделәр, террорчылык акты вакытында янаган төрле хәлләр турында фикер алыштылар. Балалар терроризмның, чыннан да, нәфрәт һәм усаллыкка, ә кайчагында сукырлыкка нигезләнгән ахмаклык булуына тагын бер кат инандылар. Балалар терроризмга каршы көрәшнең иң мөһим факторы хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр чаралары белән беррәттән һәрберебезнең бу куркыныч вакытында үз-үзләрен дөрес тота белүе дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

20 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечлләре "Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша…" проекты кысаларында “Кичке уен» оештырдылар.Аның максаты-халык традицияләрен саклау һәм дәвам итү. Кичке уеннар-бик күп кешеләрнең истәлекләрендә онытылмаслык һәм якты вакыйга булып тора . Бирегә хезмәт көненнән соң килгәннәр, алар бәйрәм иткәннәр - гадәттә, кызлар иң матур киемне - чигелгән алъяпкыч һәм яулык, егетләр - "кәләпүш"- түбәтәй, күлмәк һәм пиджак кигәннәр. Һәр авылда, һәр төбәктә үзенең кич утырулары һәм кичке уеннары булган. Бу кичке уеннарага үзләрен күрсәтергә, башкаларны карарга, танышырга, аралашырга, җырларга, биергә җыелалар . Ә бүген күп кенә уеннар, җырлар, такмаклар, хәтта биюләр дә аерылып торды һәм авыл халкының яки авылның үзенә хас сыйфатларын үз эченә алды. "Назалы"," Түгәрәк уен"," Тубәтәйле уены"," Гөлбану " кебек  татар халык уеннары , «Заря зариница”,”Золотые ворота”, «Ой шаль кышет»,”О ти вал-а но», «Занабей ,келялоз-а уз-а?» кебек удмурт һәм рус халык уеннары уйнадык. Җыелган халык  барлык проблемаларны да онытып уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

21 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре илебезнең яңадан торгызылган флагы – «Дәүләт триколорына» багышланган «Россия флагы» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Очрашу бәйрәмнең тарихы турында сөйләүдән башланды, балаларга Россия - бәйсез дәүләт, үз территориясе, дәүләт теле, үз законнары, үз халык тарафыннан сайланган президенты турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында балалар Россия дәүләтенең төп символларын - герб, флаг, гимнны атадылар һәм россия триколоры өч төсенең мәгънәсен аңлаттылар. Балалар Туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Барысы да бик теләп викторинада катнаштылар, асфальтта зур флаг ясадылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International