Терроризм бүген

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Терроризм бүген” дип исемләнгән дәрес – кисәтү үткәрделәр. Дәреснең максаты балаларга терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллау бирү, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү зарурлыгына инандыру, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде. Чара барышында катнашучылар терроризмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладылар, аның төрләре турында белделәр, террорчылык акты вакытында янаган төрле хәлләр турында фикер алыштылар. Балалар терроризмның, чыннан да, нәфрәт һәм усаллыкка, ә кайчагында сукырлыкка нигезләнгән ахмаклык булуына тагын бер кат инандылар. Балалар терроризмга каршы көрәшнең иң мөһим факторы хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр чаралары белән беррәттән һәрберебезнең бу куркыныч вакытында үз-үзләрен дөрес тота белүе дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International