Күңелле кырмыска оясы

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Иштуган мәдәният йортында «Күңелле кырмыска оясы” экологик танып-белү уены үткәрелде. Чараның максаты: экологик культураны пропагандалау, планетабызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, балалар коллективын берләштерүгә ярдәм итү. Чара барышында кызлар һәм малайлар урман кешеләре – кырмыска күршеләре турында табышмакларга җавап бирделәр, эстафеталарда актив катнаштылар: «тату кырмыскалар», «йөк тапшыру», «кырмыска чабышлары», «кырмыска оясы төзү». Рәсемнәрне карагач, балалар кырмыскалар оясын төрле йөрешләрдән һәм камералардан торган катлаулы корылма булуын күрделәр, анда йомыркалар, личинкалар һәм кырмыскалар урнаштырыла һәм олылар яши. Алар төрле вазыйфаларны башкара: эшчеләр, солдатлар,тәрбиячеләр... балалар кырмыскалар тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Тагын бер бирем, «кырмыска»сүзеннән мөмкин кадәр күбрәк сүз төзү тәкъдим ителде. Чара кызыклы гына түгел, файдалы да булды. Уен нәтиҗәләре буенча, балаларны бүләк – баллы приз көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International