Агымдагы елның 1нче сентябрендә район үзәге Байлар Сабасы бистәсенә республика хөкүмәте һәм Россия Федерациясе җитәкчеләренең эшлекле сәфәре көтелә. Шулай ук 30 август – Республика көнен бәйрәм итү датасы да якынлаша. Шул уңайдан предприятие, оешма, учреждение территорияләрендә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда һәм алар янәшәсендәге участокларда үләннәрне чабуыгызны, территорияләрне, төзекләндерү элементларын тәртипкә китерүне, яшел үсентеләр һәм чәчәк клумбаларын матурлавыгызны сорыйбыз.