Әти-әниемнең һөнәре

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

18 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән төрле һөнәрләргә багышланган «Әти-әниемнең һөнәре» дип исемләнгән ата-аналарның эш урыннары буйлап экскурсия үткәрделәр. Дөньяда меңләгән һөнәр бар. Без авылда иң мөһим һәм кирәкле һөнәрнең нинди булуын ачыкларга тырыштык. “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте ындыр табагында булдылар һәм авыл шартларында ашлыкны саклау, эшкәртү процессы турында мәгълүматларны формалаштыру максатларында ашлык эшкәртү өлкәсендәге һөнәрләр белән таныштылар. Балалар авылда хезмәтнең ничек башкарылуы турында күзалладылар. Чара барышында: җирне ничек эшкәртәләр, иген чәчәләр, уңыш җыялар, йорт хайваннары үрчетәләр, мал-туар өчен җылы биналар салалар, аларны карау турында әңгәмә үткәрелде. Кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, аларның авыр, әмма мактаулы эше турында сөйләгәндә, авыл хуҗалыгы хезмәтенең гаять зур әһәмиятен аңладылар. Аш, ботка, котлетлар, ипи пешерүнең нидән әзерләнүе турында да әңгәмә уздырылды. Балалар үз өстәлендә күргәннәренең авылда үстерелүен аңлый башладылар. Авыл хезмәте бөтен кешене туендыра дигән нәтиҗә алар өчен кызыклы ачыш булды. Әти-әниләренең шундый мөһим кешеләр икәнен дә аңладылар. Балалар әти-әниләренең ындыр табагында, ашханәдә, фермада эшләүләрен күзәттеләр, машинаның ремонтын да карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International