Ел саен 22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне бәйрәм ителә. Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында, Саба муниципаль районындагы “Тургай” социаль приютында балаларны Россиянең дәүләт символлары белән таныштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелде. Балалар флаглар ясадылар, рәсемнәр буядылар, флаг тарихы турында презентация карадылар.
Балаларга бу бәйрәм илебез символларын хөрмәт итергә, Ватаннарын яратырга һәм Россия гражданнары булулары белән горурланаларга өйрәтте!