ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

 "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең  Явлаштау  бригадасы җитәкчесе Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы Шәрәфиева Гөлсәхра Габделбәр кызын 80 яшьлек юбилее белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.

Олы  Шыңар авылында яшәүче Гыйлметдинов Роберт Ким  улы һәм Гыйлметдинова Рәзифә Зиннәт кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды.

Гыйлметдинов Роберт Ким  улы – 1948нче  елның 10нчы февралендә туган  Гыйлметдинова Рәзифә Зиннәт кызы – 1948нче елның 28нче гыйнварында туган.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

4 октябрь көнне Мишабаш мәдәният йортында Явлаштау авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы булып узды. Ветераннарны Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм Явлаштау авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Шамилов Ринат Шамил улы котладылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү хәзерге вакытта бик мөһим.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

1 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Концерт программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук бәйрәм концерты һәм котлаулар белән ДБУ «Салават» яшьләр үзәге коллективы килде. «Киләчәккә ышаныч белән» БФ вәкиле өлкәннәребезне тәмле бүләкләр белән сөендерде.     

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - башкарма комитет Аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов , ОСЗ МТЗ һәм СЗ ТР Саба районы начальнигы Гайнетдинова Л. Н., Саба районы  ТРО ВОИ рәисе Миннигулов А. И., Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х., «Киләчәккә ышаныч белән»БФ вәкиле.үзләренең котлауларын җиткерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Укытучылар көне Россиядә иң танылган бәйрәмнәр арасына керә. Бу көнне укытучыларны хөрмәтләү, хезмәтләре һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү кабул ителде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бүген, 5 нче октябрь көнне, Саба урта мәктәбе Укытучылар көненә багышланган Узидарә көне булыр үтте.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Бүген 2023 елга, 2024 һәм 2025 елгы план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджет проекты белән танышу һәм 2023-2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

В д.Верхние Шитцы продолжается строительство жилого дома по государсвтенной программе "Комплексное развитие сельских территории". На сегодняшний день ведутся внутриотделочные работы. Работу выполняет ООО ПМК-159.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Багманова Филүзә һәм Файзрахманова Камилә "Шаян ТВ"да булып кайттылар. Алар Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән төрле уен коралларында уйнап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International