Куркынычсызлык көне

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

      Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү хәзерге вакытта бик мөһим. Балаларны ут, куркыныч предметлар белән сак эш итү күнекмәләренә, юл хәрәкәте, йортта, урамда куркынычсызлык кагыйдәләренә һәркем - ата-аналар һәм педагоглар да өйрәтергә тиеш. Балаларның күп вакытын өйдән читтә үткәрүләрен исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтүнең төп роле тәрбиячегә туры килә. Шушы максаттан, МБМБУ Саба 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында Куркынычсызлык көне үткәрелде. Педагоглар бу тема буенча балаларның белемнәрен ачыкладылар, системалаштырдылар һәм ныгыттылар. Куркынычсызлык көненең бурычларын хәл итү түбәндәге эш формалары аша башкарылды: танып белү циклы буенча махсус оештырылган уен эшчәнлеге, очрашулар, әңгәмәләр, транспорт хәрәкәтен күзәтү, экскурсияләр, иллюстрацияләр, китаплар, альбомнар, урам сурәтләре төшерелгән рәсемнәрне карау, нәфис әдәбият уку; табышмакларны чишү;    сюжетлы-рольле, хәрәкәтле уеннар; викториналар, конкурслар, почмакны бизәү һ. б. Шулай итеп, балалар бакчасында куркынычсызлык көне максатчан һәм нәтиҗәле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International