Олы Шыңар авылында яшәүче Гыйлметдинов Роберт Ким улы һәм Гыйлметдинова Рәзифә Зиннәт кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды.
Гыйлметдинов Роберт Ким улы – 1948нче елның 10нчы февралендә туган
Гыйлметдинова Рәзифә Зиннәт кызы – 1948нче елның 28нче гыйнварында туган
Рәзифә апа Чулпыч авылы кызы, Оетмәктәбендә 8нче классны тәмамлагач Чулпыч авылы фермасында 9 ел буе сарыклар карый. Эшләү дәверендә алдынгылар сафында бара, комсомол секретаре булыпта эшли, авыл Советына, район Советына депутат итеп тә сайлана. Ул елларда социалистик ярыш, бишеллык планнар вакыты, планны арттырып үтәгән өчен ял йортына путевка белән дә бүләкләнә уңган кыз. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале, “ Хезмәт Ветераны” исеме бар.
Эш белән беррәттән кичке мәктәптә укуын да тәмамлый.Олы Шыңар авылына килен булып төшкәч колхозда торле эшләрдә эшли,1987 елда балалар бакчасында пешекче булып эшли башлый һәм 16 ел эшләп,лаеклы ялга шуннан чыга, гомуми эш стажы- 41 ел.Робертабый1963 елда 8еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый. Башта атлар көтүче була, аннан 2 елсыерлар көтә, шул ук вакытта клуб мөдире булып та эшли. 1969 елдан торф отрядта тракторчы булып эшли башлый, 1974 елдан 2008 елга кадәр колхозда тракторчы булып эшли. Тракторчы стажы -41 ел, гомуми эш стажы 45 ел..Эшләү дәверендә гел алдынгылардан була, рәсеме колхоз һәм район Мактау тактасына куела,берничә ел рәттән район буенча Сабан батыры була,9нчы, 10нчы 5еллык ударнигы дигән исем, Саба районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә
Роберт абый белән Рәзифә апаколхозда эшләгән вакытта танышалар. Роберт абый Чулпычка зур цистернага ягулык ташый, Рәзифә апа да фермагаягулык алырга килә. Шуннан очрашып йөри башлыйлар,1972нче елның гыйнвар аенда никахлашалар.3 айдан соң Роберт абыйныСовет Армиясе сафларына алалар. Роберт абыйның Тимергали бабасыисән була, Рәзифә апа бабайны да тәрбияли, яшь бала да карый. Роберт абый кайткач икесе дә кичке мәктәптә укып 11классны тәмамлыйлар, укырга чиратлашып йориләр.3 бала тәрбияләп үстерәләр, 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Олы уллары Рафис гаиләсе белән Олы Шыңаравылында яши, мәктәптә оператор булып эшли, хатыны Лилия Туган Як җәмгыятендә фермада лаборант. Кызлары Айгөл гаиләсе белән Сарман районында яши, укытучы булып эшли.
Рәзифә апа яшьрәк чакта шәлләр бәйләү остасы булса, хәзер балаларны, оныкларны җылы оекбашлар бәйләп куандыра. Хәзер дә эшсез тормыйлар, ишегалды тутырып тавык-чебеш асрыйлар, бакчаларында яшелчәләр бик уңа, җиләк-җимештән кайнатмалар әзерлиләр. Роберт абый да, Рәзифә апа да җырга-моңга бик һәвәс, яшьрәк чакта гел парлап җырлый торган булалар.