Су ремонтына бәйле рәвештә , 2022 елның 7 октябрь көнне 13:00- 14:00 сәгатьтә Шэмэрдэн авылынын Комсомольская, 3 Сентябрь, 9 Май, Советская, Тукай, Пролетарская, Лермонтов урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планнаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклыр өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
01-02.10.2022 елда Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча ТР Чемпионаты узды.Саба районының шахмат буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командасы "35 меңгә кадәр кеше яшәгән районнар" төркемнәрендә янә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алды. Спортчыларыбызны яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 03.10.2022 көнне Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.
Микстта өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар.
Садди Исмаилов/Элизабет Абраамян 2022 елның 5 октябрендә Санкт-Петербургта тәмамланган катнаш парлы разрядта безнең ил тарихында беренче ярышларның җиңүчеләре булдылар. Финалда алар төркем этабында җиңелү өчен реванш алып, Алексей Ливенцов һәм Юлия Прохорованы оттылар.
2 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Сочи шәһәрендә халыкара комплекслы спорт ярышлары ПОДА, ЛИН «Паралимпиячеләрнең җәйге Уеннары. Без бергә." уза. (дисциплина - өстәл теннисы).
Безнең мәктәпнең шәхси разрядта призерлары :
Галиәкбәров Раил( 3 класс) - 3 урын.
Гороховатченко Галина (7 сыйныф) - 3 урын.
Шәйдуллина Элина (8 сыйныф) - 3 урын.
Фәйзетдинова Сафирә ( 9 сыйныф) - 2 урын.
Ищенко Еатерина (10 сыйныф) - 3 урын.
Безнең команданы котлыйбыз, алга таба ярышларда уңышлар телибез!
2022 елның көзге чорында урамнарга бункер кую графигы
(фигуралы җәяләр эчендә бункерлар куелачак йорт номерлары)
Вакцинациягә чакырабыз!
Явлаштау авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты акчасына алып барыла.