Тиз шахмат һәм блиц буенча ТР Чемпионаты

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

01-02.10.2022 елда Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча ТР Чемпионаты узды.Саба районының шахмат буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командасы "35 меңгә кадәр кеше яшәгән районнар" төркемнәрендә янә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алды. 

Саба районының шахмат буенча ир-атлар җыелма командасы тиз шахмат буенча ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионнары булды 

Команда составы:
1) Газизуллин Илназ
(Б. Саба)
2) Нияз Низамиев
(Шәмәрдән)
3) Габдрахманов Салават
(Б. Саба)
3) Сәйфетдинов Альберт
(Шәмәрдән)

"Саба-1" хатын-кызлар җыелма командасы:
- 1 урын-блиц буенча турнирда 
- 1 урын-тиз шахмат турнирында 

Команда составы:
1) Гайнуллина Дилә
(Мингер)
2) Мөхәммәтҗанова Азалия
(Б. Арташ)

"Саба-2-" хатын-кызлар җыелма командасы:
- 3 урын-блиц буенча турнирда 
- 2 урын-тиз шахмат буенча турнирда 

Команда составы:
1) Галиуллина Диләрә
(Пукәл)
2) Фатыйхова Зилә
(Шәмәрдән)

Спортчыларыбызны яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International