Бүген 2023 елга, 2024 һәм 2025 елгы план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджет проекты белән танышу буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген 2023 елга, 2024 һәм 2025 елгы план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджет проекты белән танышу һәм 2023-2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Якунин Леонид Александрович киңәшмә эшендә катнашучыларны федераль бюджетның үзенчәлекләре белән таныштырды. Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары О.В.Пелевин республиканың социаль-икътисади үсеш фаразының төп параметрлары турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Финанс министры Р.Р.Гайзатуллин агымдагы елның бюджет үтәлеше, алдагы өч елга бюджетны формалаштыру буенча эшнең үзенчәлекләре белән таныштырды һәм аның характеристикасын тәкъдим итте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International