ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре булып эшләүче Шарифуллинар гаиләсе "Нечкәбил" конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясап финалга үттеләр. Аларга финалда зур уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йорт бинасын капиталь ремонтлау»

1 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Авыл җирлегенең барлык мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан өлкәннәргә концерт программасы тәкъдим ителде. Ахырдан "Шытсу" авыл хуҗалыгы ярдәме белән әзерләнгән чәй эчү оештырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы һәм Галявиева Фәүзия Корбан кызының гаилә корып яши башлауларына быел 67 ел. Алар 1955 елның 20 мартында гаилә корып яши башлыйлар. Бүгенге көндә алар тигезлектә бәхетле гомер кичерәләр. Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар. Галявиевлар гаиләсе шушы матур бәйрәмнәре уңаеннын Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннихановның бүләкләвенә лаек булдылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

12-25 сентябрь аралыгында Татарстан Республикасы хөкүмәтенең "Алгарыш" грантын откан яшь белгечләр Алтай Республикасында тәҗрибә уртаклашып кайттылар. "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында оештырылган әлеге тәҗрибә уртаклашу чарасында Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М.та катнашты. Барлыгы 14 яшь белгеч Алтай Республикасының авыл хуҗалыгы, агротуризм, яшьләр өчен булдырылган социаль программалары белән якыннан таныштылар. Әлеге чара кысаларында төрле экскурсияләр, Алтай Республикасы губернаторы О.Л.Хорохордин белән эшлекле очрашулар оештырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Ел саен 5 октябрьдә бөтен дөньяда Бөтендөнья укытучылар көне билгеләп үтелә.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Ильвина» ресторанында районыбызда гомер итүче Алтын парларны хөрмәтләү тантанасы узды. Шәмәрдән авыл җирлегеннән тугыз пар 50   һәм бер пар 60 ел бергә гомер итучеләр  тәбрикләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

«Балкыш»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен экскурсия

4 октябрьдә Казан шәһәрендә фехтование буенча Республика РСШОР Кубогы узды. Безнең мәктәп спортчысы Попова Альбина 3 нче урынны алды - тренеры Шаһиева Эльвира Хәнип кызы. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

    Олы Нырты авыл җирлеге   мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр көненә багышланган - «Сезнең йөрәк әле һаман яшь» дип исемләнгэн бәйрәм кичәсе уздырдылар. Өлкән яшьтәге апа – абыйларыбызны Олы  Нырты башлангыч мәктәбе укучылары, яшь талантларыбыз котлады. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International